Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Ана назы җирдә мәңгелек»-тематик- музыкаль бәйрәм

 Әниләр бәйрәме уңаеннан солдат әниләрен һәм маскировка челтәре үрүче кызларны мәдәният йортына чакырдык. Бәйрәм китапханә ,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә узды. Кәрзиннәр, дисбе-намазлыклар, китап күргәзмәсе, шәлләрдән әзерләнгән күргәзмәләр белән таныштырудан башланды. Аннан чәй өстәле артында дәвам итте. Авылыбызның талантлары Тәслимә апа Гәрәева -Миннекаева, Радик Ахметшин моңлы җырларын бүләк иттеләр әниләргә. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Борынгы уеннардан “Йөзек салыш”, “Ватык телефон”, “Кочакла...” уеннары бик кызыклы булды.”Мәкальнең башы бездән,азагы сездән” уены да Әниләргә багышланган иде.

 “Оста куллар” кызыксынучылар берләшмәсе кызларының Вәсимә апа өйрәткән май канаты бүләген бик яратып кабул итте Әниләр. Бәйрәм ахырында бергәләп фотозонада фотога төштек.