Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Театр һәм балалар — тылсымлы дөнья» -театр сәнгате сәгате

“Театр һәм балалар” Бөтенроссия атналыгы кысаларында «Театр һәм балалар — тылсымлы дөнья» дип аталган әдәби театр сәгате узды. Чарада театрны яраткан өлкән  сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты.

Укучылар “Милли йөзек кашы-Театр” китап күргәзмәсе белән таныштылар, районыбызның күренекле артистлары-Н.Дунаев,Ф.Зарипов турында кыскача мәгълумат алдылар.

Театр сәгате төрле интерактив уеннар белән дәвам итте:

-Театрга кагылышлы һөнәрләрне әйт;

-Мимика белән бирелгән биремне күрсәтү;

-Әкият геройлары-ач бүре,куркак куянны уйнау;

-Интонация уены- Бер үк җөмләне төрлечә «Без бүген театрга барабыз» дигән тәкъдимне сораулы, шатлыклы, гаҗәпләнеп әйтү;  

-Театрга кагылышлы сорау-җавап уены һ.б.

Яшь талантлар катнашында тылсымлы театраль күренеш күрсәтелде.Укучылар яраткан рус халык әкияте”Теремкәй”не курчаклар ярдәмендә  уйнадылар.

 Чара ахырында исә «Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»н һәм «Театрда ярамаган гамәлләр»не бергәләп искә төшердек.