Акция"Татарча диктант"
14 ноябрьдә, авыл китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелә. Китапханәгә үз белемнәрен сынап карарга 10нан артык кеше килгән иде. Бирегә җыелганнарның һәрберсен татар теленә хөрмәт берләштерә.
Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятләр тәрҗемәсеннән бик эчтәлекле өзек тәкъдим ителде.
Чарада урта буын белән бергә,яшьләр һәм өлкән буынның катнашуы бик сөендерде.
“Татарча диктант” акциясе “Туган тел” җыры белән тәмамланды.