Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Конкурс рисунка«Көзнең матур төсләре»

Авылыбыз клубында китапханә белән берлектә балалар өчен “Көзнең матур төсләре" дип исемләнгән  көз темасына рәсем конкурсы үткәрелде.

Балалар бик теләп конкурста катнаштылар, карандаш, фломастер, акварель буялар белән рәсемнәр ясадылар. Нәтиҗәдә балалар төсле карандашлар кулланып көзнең барлык матурлыкларын чагылдырган рәсемнәр иҗат иттеләр. Һәр бала бар фантазиясен эшкә җигеп, көзнең матурлыгын кәгазъ битенә төшерде. Рәсемнәр матур һәм якты килеп чыкты.

Ясалган рәсемнәрдән " Көзнең матур төсләре " дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.