Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Литературная гостиная «Яңа китап-яңа дус»

Көзге каникуллар-ял итү һәм яңа тәэсирләр алу өчен менә дигән вакыт!

Көз – алтын чор, ул рәссам кебек табигатьне якты төсләргә буяп тора. Көз юмарт – ул кешене ашата. Көзнең моңсу вакытын балалар мавыктыргыч һәм кызыклы үткәрсен өчен, без аларны китапханәгә -әдәби кунакханәгә чакырдык. Укучыларны”Көзге уңыш-көзге муллык” күргәзмәсе, “Яңа китап-яңа дус”дигән, көз турында хикәяләр һәм шигырьләр ,әкиятләр урнаштырылган китап күргәзмәсе каршы алды.  Яңа китаплар белән танышып, китапның  киңәшче , дус һәм  ярдәмче икәненә тагын бер кат инандык.

 Чарада балалар өчен «Әсәрне таны», «Әйтеп бетер уены »,«Нәрсә ашыйм шуны әйт»( рәсемдәге ризыкны  сөйләү буенча тану), «Йөзек салыш уены», «Чыбыксыз телефон уены»,«Табышмакны чиш», «Мәкальне дәвам ит» һәм башка кызыклы конкурслар оештырылды. Һәр бала бик теләп катнашты: нинди дә булса һөнәр күрсәтте,шигырьләр сөйләде. Күңелле кунакханәне коймак белән чәй эчеп тәмамладык.