Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Квест-игра«Көз,көз әйт әле,кәрзинеңдә ниләр бар? »

Китапханә, мәдәният хезмәткәре белән берлектә табигатьнең иң матур мизгеле, алтын көзгә багышланган уңыш бәйрәме үткәрде.   Кичә көзге байлык, көзге муллык турында булды.

Кичә өчен “Хәерле көн табигать”дигән китап күргәзмәсе һәм яшелчәләрдән торган “”Көз яме-уңыш белән” дигән күргәзмәләр төзелде.Китап күргәзмәсенә кыскача обзор ясалды.

Алып баручылар ел фасылы,аның сынамышлары турында сөйләп, бәйрәмне ачып җибәрдек. Көз турында биремнәр  белән укучыларны тапкырлыкта сынадык,табышмакларга җаваплар таптык. Көз кызының исемен, балалар кроссворны чишеп ,аның Сөмбелә икәнен белделәр. Балалар белән җитезлеккә,тапкырлыкка төрле  уеннар  уйнадык. Мәсәлән:командаларга бүленеп, кәрзиндәге яшелчәләрне ташыдык; күзне яулык белән  бәйләп  өстәлдәге предметларның  кайсы җитмәвен белдек, болытлар астында йөгердек һ.б.                                                                              Шулай ук “Яфракны таны”уенында да балалар бик актив катнашты.