XV Специальный конкурс чтецов имени Г.Тукая:«Пишут поэты победную песню»
Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Габдулла Тукай исемендәге XV махсус шигырь укучылар конкурсының район этабы булып узды. Конкурс Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Әлеге бәйгедә безнең китап укучылар :Миронова Диана Х.Туфанның”Сугыш” , Ногманова Руфинә Э.Мөэминованың ”Моңсу бәйрәм” һәм Нургалин Әмирхан Г.Тукайның “Кышкы кич”шигырьләре белән катнаштылар.Дипломнар,призлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.