Тематик кичә ”Туган телем-иркә гөлем”
Башлангыч сыйныф укучыларын әлеге бәйрәм көненең тарихы белән китапханәче таныштырды.Безнең татар телебез ,күп гасырлык тарихы булган,дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кертелүе турында балаларга мәгълүмат бирелде.
Һәркем өчен дә газиз булган туган телебезнең,торган җиребезнең кадерле булуына багышлап язылган шигырьләр укылды.(“Туган тел хакына”-Р.Миңнуллин,”Туган тел”-Х.Туфан,”Туган телем”-Ш.Галиев.”Тел ачкычы”-Х.Әюп һ.б.) Шулай ук укучылар өчен ,туган телебезнең бөеклеген мәкальләребез аша, аны дәвам итеп белдек.Мәсәлән:Сөйдергән дә тел,(биздергән дә тел),Иң татлы тел-(туган тел)һ.б. Халык авыз иҗатында табышмакларның аерым урын алып торуын “Җомак әйтәм-җавап тап”дигән ярышта белдек.Балалар ике командага бүленеп: ”Тапкырлар”һәм “Зирәкләр” исеме белән ярыштылар.Алар 4 турга бүленгән:табигать күренешләре;үсемлекләр,агачлар;кошлар,хайваннар һәм яшелчә,җиләк-җимешләр турындагы табышмакларга бик тапкыр җаваплар бирделәр.