Литературная гостиная«Заман белән бергә»90 лет татарской писательнице
Татар язучысы М.Маликованың тууына 90 яшькә багышлап,китапханәдә “Заман белән бергә”дигән әдәби кунакханә уздырылды. Шул уңайдан “Үз йолдызын тапкан язучы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Китап укучыларны язучының тормыш юлы,иҗаты белән китапханәче таныштырды. Кичә барышында китап укучыларның язучының әсәрләре белән кызыксынуы, шулай ук ни өчен һәр яңа әсәрнең татар әдәбиятында вакыйгага әверелүе турында фикер алыштылар. Чын сүз остасы булып, ул кеше күңеленең нечкә кылларын чагылдыруы турында сөйләштеләр.
Популярлыгының төп сәбәпләре - дөреслек, ихласлык һәм эмоциональлек булган әсәрләреннән өзекләр кычкырып укылды.