Литературно-музыкальный вечер отдыха «Күңелебез һаман яшь әле»
Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният йортында:«Күңелебез һаман яшь әле» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырдык.Кичә өлкәннәребезне күргәзмәләр белән таныштырудан башланып китте.Күргәзмәләр исә кул эшләре, әбием чәйнекләре, көзге күргәзмәләрдән төзелгән иде.
Бәйрәм программабыз чәй өстәле артында ,авыл жирлеге житәкчесе Юрий Гильмановның котлавы белән дәвам итте.
Өлкәннәребезгә өй эше итеп, күңел түрендәге кадерле хәзинәләрен алып килергә кушылган иде. Кайсы альбом, кайсы тарихка бәйле шигырен, кайсы борынгы әнисеннән калган өстәл ашъяулыгы,тәрәзә пәрдәсе алып килгән, шулар турында сөйләп ,яшьлек хатирәләрен яңарттылар.
Бәйрәм кичәсе җыр-бию,уеннар белән үрелеп барылды.Көз кызы исә өлкәннәребезгә көзге чәчәкләрен өләште.