Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Беслан –безнең хәтердә» информацион -хәтер сәгате

3 сентябрь, без мөһим дата - хәтер һәм бердәмлек көнен — терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безнең йөрәкләрдә һәм аңнарыбызда мәңгегә калачак вакыйгаларга багышланган.

Әлеге дата - 2004 елның 1-3 сентябрендә булган хәзерге тарихның иң кайгылы битләренең берсе Беслан фаҗигасе белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне китапханәдә,мәдәният йорты белән бергәлектә  “Беслан-безнең хәтердә”дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Әңгәмә барышында террорчылык акты янаган очракта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен, Бесланда гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннары искә алынды. Укучылар терроризмның хәзерге заманның иң куркыныч һәм катлаулы күренешләре булуын белделәр. Ахырда «За други своя. Герои и жертвы Беслана»документаль фильмын бергәләп карадык. Фильмда-архив материаллары, операциядә катнашучыларның истәлекләре, батырлык, бурыч һәм гомерләрне саклап калу өчен түләргә туры килгән бәя турындагы бөтен хакыйкать сөйләнә.