«Чәчәкле җәй»-экологик дәрес
Балалар өчен уздырылган “Чәчәкле җәй”дип аталган экологик кичә китапханәнең чәчәк бакчасында уздырылды.
Чәчәкләр шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.
Чәчәк яраткан кеше – табигатьнең дусты ул. Әнә шул турыда булды безнең чарабыз.Кичә өчен “Китапларга кергән чәчәкләр”дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.Чәчәкләр турындагы табышмакларга җаваплар әйтелде.
”Ромашка таҗы” уенында балалар биремнәргә төгәл җаваплар бирделәр, шулай ук бакчадагы чәчәкләрнең исемнәрен атадылар.