Конкурслы уен программасы"Эзләп тап!"
Балаларның җәйге яллары әкренләп азагына да якынлаша.Каникул вакытында төрле шәһәрләрдән кайткан балалар авылда әби -бабаларында ял итә. Шуңа күрә безнең китапханә,мәдәният йорты җәй көне балаларсыз тормый. Аларны төрле чараларга җәлеп итү,балаларның җәйге ялларын күңелле оештыру өчен төрле чаралар уздырабыз.Чираттагысы ел да уздырыла торган традицион уеныбыз "Эзләп тап!" ны балалар көтеп алдылар. Традицион , чөнки ул балалара бик ошый.Кәгазьгә төшерелгән билгеле юнәлешләр буенча балалар карбыз яшерелгән урынны табалар. Уенда 5 нокта .Балалар hәрберсен узып , ниhaять карбыз табыла. Карбызны табучы Люция апа оныгы Азамат Гилаев. Аннан балалар бергәләп, күңелле итеп карбызны ашадылар.