«Байрак-дәүләт бәйсезлеге һәм куәте символы» информация сәгате
22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан,китапханәдә мәктәп укучылары өчен «Байрак-дәүләт бәйсезлеге һәм куәте символы» исемле информация сәгате үткәрелде. Балалар белән флаг тарихын искә төшердек. Алар өч төстәге флагның беренче тапкыр кайчан , кайда, кайсы патша идарә иткәндә җилфердәве турында белделәр, төсләрнең нәрсә аңлатуы турында тыңладылар. Ватан, дәүләт символлары төшенчәләрен үзләштерделәр. Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора. Чара өчен«Россия флагы-дәүләтләр маягы» дигән китап күргәзмәсе төзелде.