Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Рәсем ясау конкурсы“ Без тынычлык яклы!”

Җәйге каникулда терроризмга каршы көрәшкә багышланган чаралар кысаларында, балалар өчен “ Без терроризмсыз тынычлык яклы!”-дигән темага  асфальтта рәсем ясау конкурсы  уздырдык. Чара башында балаларга җәмгыятьтә экстремизм һәм терроризм кебек тискәре күренешләр булган куркыныч турында сөйләнде, шулай ук балалар теләмәгән мөһиткә эләгүдән кисәтелде. Балалар террорчылык проблемасына  мөнәсәбәтләрен үз рәсемнәрендә белдерделәр.