Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

С.Рафиков исемендәге премия тапшыру тантанасы

25 июль көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә С. Рәфыйков исемендәге премия тапшыру тантанасы узды.

Быел әлеге дәрәҗәле бүләккә шәһәребезнең балалар музыка мәктәбе коллективы лаек булды.

Без авыл китапханәчеләре,кунакларны авторның китаплары белән таныштырдык.

Билгеле булганча, агымдагы елның 1 февраленнән 27 юньгә кадәр С. Рәфыйков әсәрләрендәге геройлар буенча эссе язу бәйгесе игълан ителгән иде. Кичәдә алар буенча да нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

Китап укучыбыз Гузәлия Миннуллина әлеге бүләккә лаек булды.