Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Уенлы-конкурслы ярышлар"Балачак-иң рәхәт чак"

Җәй уртасында авылыбызның иң ямьле урыны алма бакчасында балалар Сабантуе үткәрдек. Кайсы велик, кайсы самокат, кайберләре әби -бабай, әти-әнисе белән машинада 50ләп бала килде мәйданга. Бәйрәм милли уеннар: капчыкта сикерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү һ. б.белән үрелеп барды. Фәтхелгаян абый әзерләп килгән таякка боҗра ыргыту уенында бик кызыксынып башкардылар балалар. Кульяулык салыш уенында җәза өлешендә балаларның җырга, биюгә сәләтләрен ачыкладык. Мәчет ярдәме белән балаларга ,уеннарда катнашканнары өчен, төрле призлар бирдек. Соңыннан җәймәләргә утырып әти-әни, әби-бабайлар аеры табында пирог белән чәй, ә балалар тәмле ризыклар белән сок эчтеләр.Менә шулай бик эссе булса да,бәйрәм күңелле узды,балалар кәнагать калдылар.