Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Наркотикларсыз тормыш"-сәламәтлек сәгате

Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, китапханәдә ”Наркотикларсыз тормыш” дип аталган сәламәтлек сәгате уздырылды.Кичә өчен:”Сәламәт булыйм дисәң” дигән китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмә буенча бүгенге көн матур әдәбиятында эчкечелек, наркомания  һәм башка шундый яман гадәтләр тәнкыйтькә алынып,сәламәт яшәү образы алгы планга чыгарылып, дөрес юлга баскан геройлар турында сөйләнде.

Шулай ук укучыларга тормышта очраган төрле куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын, начар юлга басмау кебек мөһим әйберләр турында сөйләнде . Соңыннан викторина сорауларына балалар төгәл җаваплар бирделәр. Мәсәлән “Наркотикларның зыяны турында ни беләсез”; “Сайлап алу мөмкинлеге” һ.б.