Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Җирдә тынычлык хакына» ялга кайткан солдат белән очрашу.

Хәрби операциядән авылдашыбыз Фаил Миннекаев кыска вакытлы ялга кайтты. Бүген Фаил әти -әнисе белән мәдәният йортыбызга килеп без- мәдәният хезмәткәрләренең һәм маскировка челтәре үрүче кызларның хәлләрен белде. Фаил белән очрашуда ул бераз яу кырындагы хәлләр турында сөйләде.Фаил Камаз машинасында кораллар ташый икән. Маскировка челтәренең никадәр кирәклеге турында да әйтте ул.
Фаилнең яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәтнең югары бүләкләре -орден -медальләре дә бар.
Очрашудан соң Фаилгә исәнлек -саулык, тизрәк илләр тынычланып, исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтуын теләп озаттык. Фаил һәм әти-әнисе алып килгән күчтәнәчләр белән маскировка челтәреүрүче кызларны чәй эчерттек.