Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Урам китап фестивале«Сугышның ачы эзләре- тарих битләрен саклыйлар»

Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тәкъдим иткән, 2025 елда Россия Федерациясендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына, Зәй муниципаль районында Хәтер һәм Дан елына багышлап «Сугышның ачы эзләре- тарих битләрен саклыйлар» дип исемләнгән урам китап фестиваль – конкурсы Имәнлебаш авыл китапханәсендә узды. Фестиваль Аксар,Имәнлебаш,Югары Шепкә һәм Тәкмәк авыллары китапханәләре берлегендә узды.

Фестивальдә күргәзмәләр, театраль күренеш, әдәби әсәрдән өзекләр, шигырь номинацияләре булды. Фестиваль патриотик  җырлар белән үрелеп барылды.

Бөек Ватан сугышы турындагы әдәби әсәрдән өзекне, Имәнлебаш үзешчәннәре  күрсәтте.

«Хронология мужества.Бөек Җиңү елъязмасы»  декоратив-гамәли сәнгать кул эшләре күргәзмәсе, «Үлемсез полк » фотозонасы, «Кинохроника», «Книгохроника»күргәзмәләре барысы да чарага килгән тамашачы өчен төзелде.

«Җирдә тынычлык хакына» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе,укучыларның рәсем конкурсында катнашкан иҗатлары.

 «Аларга Безнең хәтер – иң яхшы бүләк »номинациясендә ,Амелия үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында сөйләде.

«Җиңү оныклары »-  Җиңү көненә багышланган балалар техникасының оригиналь бизәлгән предметларыннан төзелгән почмак ,балаларга бик ошады.

Фестиваль күп тамашачыларны, тыл хезмәтчәннәрен,сугыш чоры  балаларын һәм катнашучыларны җыйды, барысы да сугыш геройларын искә алды, хөрмәт күрсәтте.