Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Җыен бәйрәме»Сабантуйга бүләк җыю йоласы

Сабантуйны каршы алу уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп-милли бәйрәмебез  –“Бүләк җыю”йоласын уздырдык. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән, Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән. Әлеге күркәм йолабызны югалтмыйча саклап, киләсе буыннарга тапшыру максаты белән  авылыбызда кунелле итеп мини тракторны милли бизәп ,гармун белән жырлашып-биешеп бүләкләр җыйдык.Гармун тарткан, җыр сузган үсмер егет-кызлар белән  авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыябыз. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала.