Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Балачак-иң гүзәл чак» конкурслы-уен программасы

1-июнь-Балаларны халыкара яклау көнендә,Аксар китапханәсе,мәктәп,  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, балачак бәйрәме үткәрдек.Балалар  асфальтка җәй темасына төрле рәсемнәр ясадылар.                                                     Бәйрәмне  спорт площадкада дәвам итеп, балалар төрле бәйгеләрдә (аркан тарту,туп белән йөгерү,тычкан-мәче уены, кулъяулык салыш уены,түбәтәй уены һ.б.)катнаштылар, үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, бүләкләр алдылар.

Бәйрәм азагында  укучыларга туңдырмалар өләштек.