Әдәби-музыкаль кичә “Язмышларга буйсынмас җаннар”
Кичә өчен “Язмышларга буйсынмас җан” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү ясалды.Шулай ук язучының иҗатына презентация күрсәтелде.Кичә авторның тормыш юлы,иҗатын барлаудан башланса,алга таба китап укучылар, шагыйрьнең искиткеч осталык белән язылган шигырьләрен укыдылар,аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраттылар.
Үзе дә гомерен китапханәдә эшләүгә багышлаган Саҗидә апа Халитова безгә, Ф.Яруллинда кунакта булганы,аның вафатыннан соң да хатыны Нурсоя белән аралашуы турында кызыклы әңгәмәсен җиткерде.Шулай ук автограф тамгасы белән бирелгән “Хәтер төпкелендә утлы күмер “дигән, шагыйрьнең үз уй кичерешләрен чагылдыручы көндәлекләре тупланган китабыннан өзекләр укыды.
Фәнис Яруллинның язмышы, китаплары һәр кеше өчен үрнәк итеп алырлык. Кайсы гына китабын алсаң да, ул тиз укыла, әйтерсең лә, шул вакыйгалар эчендә үзең кайныйсың. Һәр кичереш, һәр вакыйга укучыда тирән уйлар тудыра дигән фикерләр белән ,кичәне чәй табыны артында дәвам иттек.