Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Бөтенроссия акциясе -Китапханә төне"Безнең геройлар"

Ел саен үткәрелүче «Китапханә төне-2025» Бөтенроссия акциясе, быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган онытылмас чаралар программасы белән узды.                                                                        

Китапханә төнендә укучылар “Бөек батырлык тарих түрендә”дигән  китап күргәзмәсе белән таныштылар,сугыш турындагы китаплардан өзекләр укылды.

«Солдатка хат» мастер-классында катнашучылар өчпочмаклы фронт хатлары әзерләү техникасын үзләштерде, аларны бизәде һәм махсус хәрби операциядәге сугышчыларга хат язды, бу хатларны волонтерлар адресатларына тапшырачак.

Иҗади остаханәләрдә  балалар Җиңү символларын – кәгазьдән кызыл канәфер чәчәкләрен һәм ак тынычлык күгәрченнәрен үз куллары белән ясауда осталыкларын күрсәтеп, тыл ветераннарына открыткалар ясадылар.

«Беләбез. Хәтерлибез. Горурланабыз» интеллектуаль уенында катнашучылар, Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары турында сорауларга җавап бирделәр.