Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Ветеранга кунакка” -Акция

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап төрле акция,марафоннарда катнаштык.Чираттагы “Ветеранга кунакка” дигән акциягә кушылып,“Тамчы” балалар кызыксынучылар клубына йөрүчеләр белән хезмәт ветераннарын, сугыш чоры балаларын  бәйрәм белән котладык. Аларга үз кулларыбыз белән ясаган кечкенә бүләкләрне: котлау открыткаларын ,кулдан ясалган флаг таякларын,күчтәнәч пакетлары бүләк иттек.