Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Георгий тасмасы»Бөтенроссия патриотик акциясе

Бөек Җиңү көне алдыннан авыл китапханәсе «Георгий тасмасы»Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчыларның истәлеген саклау максатыннан үткәрелә һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе турында укучыларга кыскача мәгълумат бирелде. Әлеге  тасманың күп еллар дәвамында Россиянең Батырлык,  халыкның ныклыгы, Ватанны саклаучыларның батырлыклары символы булып торуы турында сөйләнде.