«Бөек җиңү даны сүрелмәс»митинг
8 май көнне мәктәптән авылга Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр, укучылар колоннасы узды. Мәдәният йорты каршында бәйрәм уңаеннан«Бөек җиңү даны сүрелмәс»дип исемләнгән тантаналы митинг уздырылды. Сәламләү сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Гильманов Ю. И. чыгыш ясады. Шулай ук районнан килгән кунак - авылдашыбыз Ф.Т.Камалиев авыл халкын, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын,махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне, гаиләләрен бәйрәм белән котлады.Бәйрәм өчен “Бөек батырлык тарих түрендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.Мәктәп укучылары, китапханә,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үзешчән сәнгать номерлары күрсәттек. СВОдагы егетләребезгә сетка үрүче кызлар “Исән генә булып кайтсыннар”җырын башкардылар. Митингта катнашучылар сугыш елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алып, традиция буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар һәйкәленә,тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салынды.Соңыннан тыл һәм сугыш чоры балаларын чәй белән кунак иттек.