Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Әйдә, сәламәтлеккә юл тот!”- фестиваленнән күргәзмә-стендлар

Фестиваль өчен чарага килгән тамашачыларга “Сәламәт булыйм дисәң”, ”Сәламәт тәндә –сәламәт акыл”,“Табигать дарухәнәсе: дару үсемлекләре” дигән күргәзмәләр тәкъдим ителде.Кипкән үләннәрне киптерү,дөрес итеп файдалану  турында мәгълумат бирелде,төрле файдалы буклетлар,китап күргәзмәсенә обзор ясалды.

“Хәрәкәттә-бәрәкәт “ -  фотостенды спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле фотографияләрне үз эченә алган иде. Монда төрле спорт чаралары, тренировкалар, саф һавадагы чаралар,китапханәдә узган сәламәтлек дәресләре                  һ. б. фотолар  куелды.

“Синең сәламәтлегең-синең кулыңда”-рәсем күргәзмәсендә китап укучылар ясаган рәсемнәр урын алды.