Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Әйдә, сәламәтлеккә юл тот!”-район фестиваль конкурсы

Укучылар өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан ел саен сәламәтлек фестивале уздырабыз.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре китапханәләр арасында “Әйдә, сәламәтлеккә юл тот!” район фестиваль-конкурсына быел да бик теләп кушылдык.

30 нчы апрельдә Аксар авылы китапханәсе фестиваль-конкурска кушылып,  сәламәт яшәү рәвеше алып баруга багышланган чара уздырды. 
Чарада 15 бала катнашып ,”Сәламәтлек аланында” тәрбияви  һәм эчтәлекле тамаша күрсәттеләр. Сәхнәләштерелгән күренештә “әкият геройлары” Шүрәлегә, Бүрегә һәм бабайга сәламәтлекләрен ныгытырга булыштылар.Театрда катнашучылар:Софья Тимерханова,Ильмира Хабибуллина,Дима Баязитов,Артур Гиниятуллин,Мәдинә Шәйхиева, Вероника Иванова,Илнар Нургалин,Азамат Зиннатов,Энҗе Миннуллина,Зилә Абзалова,Марсель Давлетов,Руфина Ногманова,Саша Баязитов үз рольләрен бик оста башкардылар.

Фестиваль күргәзмәләр белән таныштырудан башланды. Татар балалар шигъриятендә“ Спорт – сәламәтлек чыганагы” темасы буенча күп кенә авторлар белән танышып,аларның шигырьләре кычкырып укылды. Китапханәче шагыйрь, язучылар тормышында спорт нинди урын алып торуы турында сөйләде. Монда Муса Җәлилнең спорт белән дус булуы әйтелеп, мисаллар китерелде.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Сәламәтлек турында шигырьләр каруселе»ндә Самира Миннуллина белән Диана Миронова сәнгатле итеп шигырь сойләделәр.

 Чәй тарихы турында мастер-классны, үләннәр турында  бик күп белүче,тирән  итеп аңлатучы, авылдашыбыз Әнисә апа Чурина сөйләде.Фестивальгә килгән кунакларга төрле шифалы үләннәрдән ясалган чәйләр тәкъдим ителде.

Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Миннуллина исә,тәмле һәм файдалы салат турында сөйләде.Үзебезнең бакчада үскән кызыл чөгендер һәм кишердән витаминлы салат рецепты белән таныштырды ул.

Соңыннан  балалар белән эшләү буенча методистыбыз Ирина Николаевна Валеева балалар белән сәламәтлек темасына әңгәмә үткәрде,спортның кеше тормышында сәламәтлек өчен иң кирәкле булуын аңлатты.