«Без – Тукайлы халык мәңгегә»шигъри сәгать
Китапханәдә сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 139 елга карата “Сердәш” клубы кызлары өчен”Без Тукайлы халык мәңгегә” дип исемләнгән шигъри сәгать уздырылды. Чара өчен”Язлар белән безгә Тукай килә” дигән китап һәм рәсемнәр күргәзмәсе төзелде. Шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән китапханәче таныштырды. Аннан чарада катнашучылар Тукайның “Туган авыл”,”Туган тел”,”Кызыклы шәкерт”,”Су анасы” ”Бала белән күбәләк” һ.б.шигырьләрен сөйләделәр,рольләргә бүлеп уйнап күрсәттеләр.
Кичә азагында бергәләп “Туган тел”җырын җырладык.