Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Без –Тукай оныклары!» әдәби шигъри кичә.

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 139 елга карата,башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә”Без Тукай оныклары” дигән исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Чара өчен”Язлар белән безгә Тукай килә” дигән китап һәм рәсемнәр күргәзмәсе төзелде. Шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты буенча укучылар белән бергәләп “Без Тукайны беләбезме?”дигән тест-викторина рәвешендә таныштык . Аннан укучылар үзләре Тукайның “Туган авыл”,”Туган тел”,”Кызыклы шәкерт”,”Эш беткәч уйнарга ярый” ”Бала белән күбәләк” һ.б.шигырьләрен сөйләделәр.

Шагыйрьнең ел фасылларына багышланган табышмакларына җаваплар таптык, әкиятләре буенча фикер алыштык. Кичә азагында бергәләп “Туган тел”җырын җырладык.