Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Чернобыль хатирәләре-тарихтагы тирән яра" тематик сәгать

26 апрель – радиацион авария һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә карата китапханәдә”Чернобыль хатирәләре-тарихтагы тирән яра” дигән тематик сәгать уздырылды.  Укучыларга 1986 елның 26 апрелендә В. И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлап, бу фаҗиганың кешелеккә онытылмаслык зур зыян салуы турында сөйләдек. Аварияне бетерүгә Татарстаннан  3500 ликвидатор чакырылуы турында да кыскача мәгълүмәт бирелде.