“Безнең заман геройлары”-очрашу
Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдашларыбыз абыйлы-энеле Гимазов Ильяс белән Мамышев Динар, сетка үрүче кызлар янына очрашуга килделәр. Очрашуда хәрбиләрнең хезмәт итүләре һәм көнкүреш хәлләре турында сораштырдык.
Егетләр маскировкалау челтәрләре үрүче апаларына, шулай ук махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыючы кызларга, хәрбиләрне кайгыртканнары һәм күчтәнәчләре өчен хөрмәтләрен белдереп, аларның эшләренә югары бәя бирделәр. Егетләребез белән очрашу искиткеч җылы мохиттә узды. Аларга исәнлек –саулык , илләребездә тизрәк тынычлык урнашуын , өйләренә якыннары янына әйләнеп кайтуларын теләп саубуллаштык.