Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе»-сәламәтлек дәресе

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан китапханәдә «Сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе узды.Чарага авыл фельшеры Гөлфия Куртаева  чакырылды.Укучыларны әлеге көн тарихы белән таныштырып, бу көннең   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырылуын атадык. Шулай ук укучыларны сәламәтлеккә багышланган китаплар,буклетлар белән таныштырдык.             Физкульминут ясаганнан соң, укучылар төрле биремнәргә җавап бирделәр. Фельдшер укучыларга  сәламәт туклануга игътибарны арттыру , никотинлы электрон тәмәкенең  зыяны , аның үсмер организмына тәэсире турында сөйләде.

     Эчтәлекле чараны “Дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык-сәламәтлек” ,Сәламәтлек- узебезнең кулда бит!-дигән шигарә белән тәмамладык.