«Кошлар-безнең-канатлы дуслар»-викторина
Кошлар көне уңаеннан, алар турында күбрәк белү һәм кызыксыну,канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан, китапханәдә “Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз” дигән уен-викторина уздырылды.
Укучыларны кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштырып,аларның нинди файда китерүләре турында бергәләп фикер алыштык.
Уен -ярышта укучылар, тапкырлар бәйгесендә көч сынашып, табышмакларга, сорауларга җавап таптылар.“Кошларны таны”уенында да бик теләп катнаштылар. Шулай ук ребус,кроссвордларны чиштеләр.