Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Китап белән дөнья ямьле»-әдәби кунакханә

Балалар китабы атналыгы-чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын бәйрәм итү кысаларында  Аксар авыл китапханәсендә төрле кызыклы әдәби чаралар узды. «Китап белән дөнья ямьле» дигән әдәби кунакханәдә  төрле яшьтәге мәктәп  балаларын яңа кызыклы,мавыктыргыч әсәрләр белән таныштырдык. Яшүсмерләр фэнтези, маҗаралы һәм детектив хикәяләр жанрындагы әсәрләрне яратып укысалар, ә кечкенәрәк балалар исә әкиятләр,хайваннар ,кошлар турында кызыксынып укыйлар.

Катнашучылар китап геройларын атадылар, аларны тасвирлау буенча белергә  кирәк иде,әсәрләрдән өзекләр укылды.Шулай ук балалар журналларындагы кроссвордларны бергәләп чиштеләр.