«Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!»-мәгълумат сәгате
7-9 сыйныйф укучылары өчен “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага мәгълумат сәгате үтте.
“Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!”дигән күргәзмә белән танышып,укучылар белән бергәләп юл кагыйдәләрен өйрәндек. Балаларга юлда йөрү кагыйдәләре буенча презентация курсәтелде. Юлның шартлы билгеләрен экраннан күрсәтеп, җәяүленең юл кагыйдәләрен атадык, китап күргәзмәсе төзелде. Юл билгеләрен белү буенча югары сыйныф укучылары арасында Баязитов Дмитрий,Зиннатов Азаматлар иң активлардан булдылар.