Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Күңелләрнең нуры-Шигърият"-җирле шагыйрьләр белән очрашу

Бөтендөнья шигърият көнендә ,китапханәдә«Күңелләрнең нуры-Шигърият» дип исемләнгән каләм тибрәтүче авылдашлар белән очрашу-кичә бик матур узды. Гүзәлия Гатина,Фәнис Исрафилов,Флүрә Гиниятовалар үзләренең матур,эчтәлекле шигырьләрен безгә бүләк иттеләр,сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр.Кичәдә катнашучы Гөлнур апа Әхмәтҗанова,Назилә апа Гилязиева ,Сәмия Галиевалар да үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.Кичә моңлы җырлар белән үрелеп барды.

Очрашу кунакларына үзләренең шигырьләрен туплап,китап итеп чыгаруларын теләп калдык.