«ВИЧ йокламый: сак бул!»-мәгълумәт сәгате
Китапханәдә «ВИЧ йокламый: сак бул!»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу чарада өлкән сыйныф укучылары катнашты. «Мин тормышны сайлыйм» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Катнашучыларны авыру барлыкка килү тарихы, тапшыру ысуллары, авыру билгеләре турында таныштырдык. Әңгәмәне авылыбыз фельдшеры Куртаева Гөлфия дәвам итте. Ул укучыларга әлеге афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлатты, статистик мәгълүматлар белән таныштырды.