Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Мин дә, син дә үз илең геройлары турында белергә тиеш» викторина

Яшь буынга илнең данлы үткәнен искә төшерү һәм Ватан хакына хезмәт иткән геройлары өчен горурлык хисе тәрбияләү максатында китапханәдә «Мин дә, син дә үз илең геройлары турында белергә тиеш» дип исемләнгән викторина уздырылды. Викторина сораулары 6 турга бүленгән иде:Бөек Ватан сугышы башлану; герой шәһәрләр турында;Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ;каты бәрелешләр;танылган геройлар һәм герой пионер,комсомоллар турында. Укучылар белән бергәләп сорауларга җаваплар таптык, Туган илне геройларча саклаучылар, аларның батырлыклары турында мәгълүмат тупладык. Шулай ук бүгенге СВО батырлары белән дә таныштырдык укучыларны.

Без үз геройларыбыз белән горурланабыз.