А.Әхмәтгалиева “Һәркемгә бер кояш”-яңа китап белән танышу сәгате
Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш» исемле яңа әсәре «Казан утлары» журналының кесә китаплары сериясендә дөнья күрде. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга сетка үрүче кызлар янында, әлеге китап буенча әңгәмә кордык.Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләп ,китап укучыларга укырга тәкъдим ителде.Әсәр инстаграм челтәрендә үзара аралашу рәвешендә язылган. Язучы әлеге әңгәмәләрдә бүгенге тормышның кискен проблемаларын күтәреп чыга.Төп герой Зөһрәнең шәхси тормышындагы сынаулар янәшәсендә туган телен,гаиләсен, мәктәбен саклап калу,татар авылының киләчәге хакында уйланулар-әсәрнең нигезен тәшкил итә.