Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Китап укучылар конференциясе М.Каһарманованың "Күңелем җылы тели"әсәре буенча

Китапханәдә башкорт язучысы Миләүшә Каһарманованың «Күңелем җылы тели» повесты буенча укучылар конференциясе булды.Бу әсәр тормышның иң катлаулы мизгелләрендә кеше хисләренең,мөнәсәбәтләренең һәм җылылык эзләүнең мөһим темаларына кагылган. Чарада ачык дискуссия, китапның төп темалары һәм персонажлары турында фикер алыштык(Ринат белән Әмиләнең танышу,бер-берсен ошатулары,аларның гаилә язмышлары турында) һәм китаптан өзекләр кычкырып укыдык.