Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Хатын-кыз син,илаһи зат!»әдәби-музыкаль кичә.

8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Хатын-кыз син,илаһи зат!»дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. “И хатын-кыз гүзәл зат” дигән китап күргәзмәсенә хатын-кыз язмышлары турында китаплар, ”Сөембикә”журналлары куелды.

“Татар хатын-кызларының баш киеме” күргәмәсендә төрле яулыклар,түбәтәйләр тәкъдим ителде. Яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырылды.Бәйрәмдә катнашучы солдат әниләренә,махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә сетка үрүче кызларга яулыклар бүләк ителде.

 Төрле кызыклы уеннар, биремнәр белән барган чара җыр-моңнар белән үрелеп барды.