Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Китап белән дөнья яктырак» -бергәләп укыйбыз.

5 март–Бөтендөнья кычкырып уку көне. Бу көнне кешеләрнең җыелып, кычкырып китап укуы хуплана. Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, үз–үзеңә ышанычны арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта.  Кычкырып китап уку, укучыларда китап укуга кызыксыну уята, китап укуның нинди әһәмиятле булуын төшендерә.Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә.                                                                                                    Аксар китапханәсе дә Бөтендөнья кычкырып китап уку көненә кушылды.Күчмә китапханәдә кечкенәләр белән бергәләп әкиятләр,шигырьләр  укыдык.