«Театр призмасы аша батырлык»
«Театр призмасы аша батырлык» фестиваленә кушылып,Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата 27нче февраль көнне авыл мәдәният йортында “Тургай” халык театры Рәдиф Сәгъдинең “Сынган беләзек” исемле мелодрамасын сәхнәләштерде. Автор әсәрне гомере буе Мифтахетдин исемле газиз улының сугыштан кайтуын өзелеп көтеп яшәгән,елый-елый күзләре сукырайган сөекле әбисе Фәгыйләнең якты истәлегенә багышлый.Спектакльдә мин Диләрә ролен уйнадым.