Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Ватанга хезмәт итү – изге эш» патриотик сәгать

Китапханәдә 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә карата «Ватанга хезмәт итү – изге эш»дип исемләнгән патриотик сәгать өлкән сыйныф укучылары өчен оештырылды. Кичәгә авылыбызның  армиядә булган егетләре чакырылды.Чарада катнашучыларны  әлеге көн тарихы белән таныштырдык.Кунаклар исә үзләренең армия хезмәте еллары ,истәлекләре турында сөйләделәр,сорауларга җаваплар бирделәр.

Булачак солдатлар,егетләр өчен төрле конкурслар уйнатылды.Мәсәлән:Медицина ярдәме күрсәтү, отжимание, противогаз киеп билгеле бер араны әйләнеп килергә һ.б.

Кичәбез җыр-моңнар белән үрелеп барылды.