«Телен белгән-ил гизәр»-викторина
Китапханәдә Туган тел көненә карата:«Телен белгән-ил гизәр» дигән исемдә викторина уздырылды.Чарада 5,8 сыйныйф укучылары катнашты. ”Тапкырлар”һәм “Зирәкләр” командаларына бүленгән командалар төрле биремнәрдә катнаштылар. ”Мәкальне дәвам ит”, “Тел чарлау” уены- кызыклы сорауларга бер сүз белән тиз генә җавап бирү, “ Кем тапкыррак?” бәйгесендә укучылар бер үк хәрефтән башланган сүзләр белән хикәя төзеделәр, “Табышмак әйтәм – җавап тап!” уенында табышмакка җаваплар әйтелде. “ Тел шомарткычлар” әйтү конкурсында укучылар тизәйткечләр әйттеләр.“К” авазына башланган һәм алдан да, арттан да бердәй укыла торган сүзләрне дә балалар бик тиз уйлап яздылар.Карточкаларда бирелгән сүзләр арасыннан үзара синоним булган сүзләрне дә тиз арада атадылар.Алдан әзерләп куелган кроссвордта, укучылар бирелгән сүзләрнең синонимнарын табып, җавапларны яздылар.
“Табагач” ,“Сусаклагыч” ,“Ташбака”, “Көнбагыш”сүзләренә нинди сүзләр яшеренгән биремен дә бик теләп башкардылар.