Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сезгә әле бик күп назлар»-тыл ветераны белән очрашу

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап ,Хөрмәт һәм Дан елы уңаеннан ,яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Чираттагысы китапханәдә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәктәп укучылары,укытучылары катнашында тыл ветераны Салих абый Зиннатов белән очрашу уздырдык. Бөек Ватан сугышы елларында  авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган  хезмәт ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә безнең Аксар авылында  алар  9 .

Очрашу -кичәдә  Салих абый авыр елларның  хатирәләре белән уртаклашты, укучылар сорауларына җавап бирде.

Кичәбез ахырында тыл ветераны хәзерге яшь буынга: “Без күргәннәрне Ходай күрсәтмәсен, тырышып  укыгыз, укытучыларыгызның сүзен тыңлагыз.  Илдә тынычлык булсын”-дип теләкләр теләде.