"Гомерем минем моңлы бер җыр иде" шигърият кичәсе.
Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 елга багышланган батырлык шигърият кичәсе , сетка үрүче кызларыбыз янында да уздырылды.Шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты,Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы белән таныштырдык. Гүзәлия Миннуллина җәлилче авылдашыбыз Фәйзелхак абыйның батырлыгы турында сөйләде.
Чарада катнашучылар мәктәп елларын искә төшереп,герой шагыйрьнең ”Кызыл ромашка”, ”Вәхшәт”, ” Ана бәйрәме” кебек тирән мәгънәле шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
”Җырларым” җырын бергәләп башкардык.