«Халкыбызның милли хәзинәсе» әдәби-музыкаль кичә.
Бүген китапханәдә татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның тууына 90 елга багышланган «Халкыбызның милли хәзинәсе» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.”Сердәш” клубы хатын-кызлары өчен узган кичәдә, җырчының тормыш юлы,иҗаты белән таныштык,аның турында истәлекләр белән дә уртаклаштык. “Илхам бирүче Илһам” Республика күләм эссе бәйгесендә катнашучы Гөлнур апа Әхмәтҗанова,Фәйрүзә апа Әхмәтова һәм Рәмзия апа Гиззатуллиналар эше белән таныштык.
Кичәдә Флюра Гиниятова Илһам Шакиров репертуарыннан “Сарман вальсы”, ”Чыгарсыңмы каршы алырга”җырларын күңелләргә үтәрлек итеп башкарды. Илһам Шакировның үзе иҗат иткән «Идел буе каеннары» җырын бергәләп җырладык.
Кичә бик күңелле узды.